Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС секторында беренче тавыш бирү көнендә исем кушуны тантаналы теркәү

2024 елның 15 марты, җомга

Бүген 2024 елның 15 март көнне Теләче районы ГХАТ секторында тантаналы шарталарда яңа туган балага исем кушу тантанасы үткәрелде. Теләче районында гомер итүче Рахматуллиннар гаиләсендә 10 март көнне, гаиләдә икенче бала булып, кыз бала дөньяга килде. Әти-әниләре нәни кызчыкка матур татар исеме Сәйдә дип исем куштылар.

ГХАТ секторы җитәксесе Тимерханова Әнисә Хатиповна гаиләне котлап туу турында таныклык хәм истәлекле бүләк тапшырды.

Рахматуллиннар гаиләсе сайлауның беренче көнендә үк тавыш бирергә уйлап, балага исем кушу тантанасыннан сайлау бүлегенә юл тоттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International