Әгерҗедә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елын тантаналы рәвештә ачтылар. Бу уңайдан район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты узды һәм тамашачылардан тулы зал җыелды. Бу көнне район башлыгы Ленар Нургаянов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Сәлихов, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнара Гайфуллина әгерҗелеләргә һәм бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе һәм җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үзләренең мөрәҗәгатьләрендә алар гаилә - башлангычларның башы, ярдәм һәм таянычның алыштыргысыз чыганагы, дип билгеләп үттеләр.
“Гаилә бәхете – ил көче” дип аталган тантаналы бәйрәм матур мизгелләргә бай булып, күңелдә бары тик җылы хисләр генә калдырды. Тантана башланганчы район гаиләләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәне карау мөмкин булды. Тирсәдән Фәттаховлар, Ямурзадан Хикмәтуллиннар, Пеләмештән Осиповлар, Әгерҗедән Вәлиевлар, Девятернядан Арслановлар, Бимадан Корневлар, Варкләд-Бодьядан Матвеевлар гаиләләре вәкилләре буыннан-буынга тапшырылып килүче матур традицияләре, йолалары, шөгыльләре, нәсел шәҗәрәләре, гаилә хәзинәсендә сакланучы кадерле ядкарьләр белән таныштырдылар, бүгенге яшәешләре хакында бәян иттеләр. Күргәзмәләрдә аларның эзләнү эшләре дә, кул эшләнәмәләре һәм милли ризыклар да, фотолар һәм нәселләре белән бәйле башка әйберләр дә урын алган иде. Әлеге гаиләләрнең нәсел дәвамчылары арасында төрле өлкәләрдә матур уңышларга ирешүчеләр, мәдәният тормышында кайнап яшәүчеләр дә күп. Соңгысына килгәндә, Хикмәтуллиннар, Арслановлар, Фәттаховлар, Осиповлар кебек иҗади гаиләләр бәйрәм концертында да чыгыш ясап, тамашачыларның җылы алкышларына лаек булдылар. Түгәрәк гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Әгерҗедән Ринат-Лилия Галиевлар, Сарсак-Омгадан Василий-Надежда Ефимовлар, Тәбәрледән Фәнис-Финисә Шагабиевлар, Иж-Бубыйдан Раиф-Аида Касимовларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина тәбрикләде.
– “Һәр гаилә – үзе бер тарих” дип юкка гына әйтмиләр. Бу сүзләр сезгә дә кагыла. Гаилә тарихларыгыз алга таба да шулай матур гына язылуын дәвам итсә иде, – дип теләде җитәкче.
Ә бәйрәм тантанасы район сәхнә осталарының иң матур чыгышлары, алып баручыларның гаилә турындагы тирән мәгънәле фикерләре белән үрелеп барды. Фәттаховлар династисяе вәкилләре – бертуган Чулпан, Язгөлем, Зөлфия башкаруындагы “Мин яратам сине, тормыш!” җыры озак вакытлар күңелдән китмәде. Барлык гаиләләргә дә әнә шулай дип яшәү насыйп булса иде.