"Гаилә учагы" ут капсуласы Татарстан Республикасы Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенә тапшарылды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллы ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм Андровларның күп балалы гаиләсе «Гаилә учагы» ут капсуласын Түбән Кама шәһәреннән Мешалкиннарның күп балалы гаиләсенә тапшырдылар.

Андровлар Александр Петр улы һәм Людмила Александр кызы күп балалы гаилә, аларның биш баласы бар. Хәйрия һәм волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашучылар. Гаилә башлыгы Александр Петр улы автосервиста эшли. Туган авылында чиркәү төзегән, махсус хәрби операция зонасында гуманитар миссия белән катнаша. Людмила Александр кызы гаилә учагын саклаучы, шәхси эшмәкәр булып эшли.

Мешалкинлар Михаил Геннадий улы һәм Ольга Анатолий кызы, 4 бала тәрбиялиләр. Михаил Геннадий улы - ППО «НИЖНЕКАМСКНЕФТЕХИМ» НЕФТЕГАЗСТРОЙПРОФСОЮЗА РОССИИ, органик синтез заводының профсоюз оешмасы рәисе. Шигърият ярата, шигырьләр, җыр текстлары, гимннар яза, бу - аның хоббисы. Ольга Анатолий кызы - АО ТАНЕКО, АХЦ белгече. 2022 елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен АО "ТАНЕКО" генераль директорының Рәхмәте тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, 23 гыйнварда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча үткәрелә торган Гаилә елы ачылды. Бу тантанага Муромнан Изге Покровительләр - Петр һәм Феврониянең туган җиреннән гаилә учагы утын китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International