Казанда "Киләчәк Уеннары" Халыкара мультиспорт турниры узачак

2024 елның 16 феврале, җомга

Фиджитал - тормышның төрле өлкәләрендә цифрлы һәм физик дөньяларны берләштерүче уникаль концепция: сәнгатьтән алып фәнгә кадәр, геймдевтан алып спортка кадәр. Фиджиталның 21 дисциплинасы бар, аларда спортчылар виртуаль чынбарлыкта һәм физик киңлектә ярышалар.

Мондый турнирларның ничек узганын үз күзләрегез белән күрәсегез киләме? Ул чакта Казанда булачак Уеннарны калдырмагыз. Яңа форматтагы халыкара спорт турниры 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда узачак. 260 команда, 2000дән артык спортчы Уеннарның беренче чемпионнары булу хокукы өчен көрәшәчәк. Сезне төрле дисциплиналарда кызыклы ярышлар көтә, анда чынбарлык һәм виртуальлек бергә кушыла.

Билетларны ZAGS промокодын кулланып, 20% ташлама белән түбәндәге сайтларда сатып алырга мөмкин: https://tickets.gofuture.games/ яки https://kzn.kassir.ru/selection/igryi-buduschego-2024

Туганнар белән әлеге чарага бару – «БӨТЕН ГАИЛӘ БЕЛӘН» гаилә проектында катнашу өчен бик яхшы мөмкинлек. Моның өчен бөтен гаилә белән бергә фотога төшәргә, фотоны проектның хештегын (#всейсемьей) куеп ВКонтакте яки Одноклассники социаль челтәрләрендә урнаштырырга кирәк.

Фантастик ярышлар дөньясына чуму һәм катнашучыларга ярдәм итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Киләчәк уеннары-2024 дөньясындагы искиткеч казанышларга соклану өчен сезне көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International