23 гыйнварда Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Родные-Любимые» Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында «Россия йөрәге» гаилә учагын кабызу тантанасы узды. Тантанада катнашучы гаиләләргә үз төбәкләрендә Гаилә елын башлау өчен символик «ут» касәсе тапшырылды.
Чарада Татарстан Республикасыннан Самат Булат улы һәм Сөмбел Фәнил кызы Зыятдиновлар гаиләсе катнашты, алар 2023 елның 2 декабрендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы Көнендә никахларын теркәделәр.