Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә "Туганнар-Яратканнар" Бөтенроссия гаилә форумы

2024 елның 20 гыйнвары, шимбә

2024 елның 19-23 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә "Россия" Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2024 елда Россия Федерациясендә үткәрелә торган Гаилә елы стартына багышланган "Туганнар-Яратканнар" Бөтенроссия гаилә форумы уза (https://vk.com/rodnye_lybimye).

Татарстан Республикасын форумда ПАО КАМАЗ хезмәт династиясе, күп балалы Гайфуллин-Сафиннар гаиләсе тәкъдим итә. Аларның гомуми эш стажы ПАО КАМАЗда 279 ел тәшкил итә.

Форумда кызыклы лекцияләр һәм интервьюлар узачак, аларда бөтен илдән һәм төрле тармаклардан килгән 250дән артык гаилә вәкилләре үзләренең гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, балаларны тәрбияләүнең шәхси тәҗрибәсе турында сөйләячәк, шулай ук уңыш серләре белән уртаклашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International