Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел 2024 ел белән ихлас котлый!
Гаилә җылысы белән сугарылган һәм көтеп алынган иң тылсымлы бәйрәм уңаеннан сезгә чын күңелдән гаилә иминлеге һәм бәрәкәт тормыш телибез!
Яңа елда якыннарыгызның күңел җылысын һәм ярдәмен тоеп яшәргә, берсеннән-берсе биегрәк үрләр яуларга, өмет-хыялларны тормышка ашырырга насыйп булсын!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм зурдан-зур уңышлар!
Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының ишекләре сезнең өчен Яңа ел каникуллары чорында да ачык булачак. Аларның эш режимы белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.
Яңа 2024 елда очрашканга кадәр!