Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә "Гаилә белеме" дәресе

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

2023 елның 12 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама күп профильле көллияте студентлары өчен «Гаилә белеме» электив курсы кысаларында чираттагы дәрес узды.

Әңгәмә барышында психолог-гаилә белгече Екатерина Александр кызы Сиплатова колледж укучылары белән берлектә «Бәхетле гаилә» төшенчәсен ачтылар һәм һәр кешенең тормышында гаиләнең роле турында сөйләштеләр.

Барысы да белгәнчә, гаилә бәхетенең символы булып ромашка санала. Әңгәмә барышында балаларга ромашка яфракларына булачак гаиләләрендә күрергә теләгән сыйфатларны һәм традицияләрне язу бурычы куелды, шулай ук “Гаилә – ул бөтен дөнья!” дигән видеоролик карау тәкъдим ителде.

Дәрес ахырында, балалар һәм Екатерина Александр кызы, Гаилә – ул китап дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Язмыш – ул китапның тышлыгы. Ә китапның тышлыгы, кагыйдә буларак, бер. Һәм бу китап ничә биттән торасы, бары тик үзебездән генә тора.

Исегезгә төшерәбез, «Гаилә белеме» электив курсы – Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм мәгариф Идарәсе тарафыннан эшләнгән уртак проект, аның кысаларында шәһәрнең югары сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен өстәмә дәресләр үткәрелә. Мондый дәресләр яшьләргә никах-гаилә мөнәсәбәтләре һәм гаилә законнары турында җентекләбрәк күзаллау бирергә, шулай ук Түбән Кама районында гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга игътибар җәлеп итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International