Актаныш районы ЗАГС бүлеге 2023 нче елның 150 нче баласын теркәү тантанасы үткәрде

2023 елның 22 декабре, җомга

2023 нче елның 22 нче декабрь көнендә тантаналар залында Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 2023 нче елның 150 нче баласын теркәу тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти - Ибрагимов Салават Миңнесадыйк улы һәм әнисе - Ибрагимова Азалия Алфас кызы өченче балалары улларына Азамат исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны уллары туу уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International