23.12.23 көзгеле датаның шимбә ял көненә туры килүе - бу көнне үз гаиләсен булдыру көне итеп сайларга язылушучыларга җитди нигез булды. Декабрьнең өченче шимбәсендә Мамадыш районы 6 бәхетле гаиләгә тулыланды. Яңа 2024 елны алар яңа статуста - яңа ир белән хатын статусында каршы алачак.
Шәһәрнең ЗАГС бүлеге яшь парларның исемнәре һәм никахларын теркәү датасы язылган истәлекле чыршы уенчыклары әзерләгән. Һәр пар үзләренең истәлекле уенчыкларын никахлашу Сараеның чыршысында табып алдылар һәм һәр ел саен инде аның белән үз чыршыларын бизәргә вәгъдә иттеләр.
Узып баручы елның соңгы теркәлүе 29 декабрьдә булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда теркәлү журналы никахлашу өчен яңадан яңа гаризалар белән тулылана. броньланган даталар арасында хәтта август ае бар.