Апас районында Уңышлы туй

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Апас муниципаль районы Карамасар авылында яшәүче Гыйлаҗ Шәрәфи улы һәм Мансура Габделхак кызы Миңнуллиннар бергә яшәүнең 75 еллык гаилә юбилеен билгеләп үттеләр.

Уңышлы туй - ул тулы бер тормыш һәм озак еллар дәвамында уртак хезмәт җимеше. Бу юбилей бер-берсен яраткан парның озын һәм бәхетле тормышы, озак еллар аша узган олы мәхәббәте турында сөйли. Әмма аларның уртак тормышында төп казаныш - тату һәм нык гаилә, биш бала, 10 онык һәм 10 оныкчыгы! Бүген, 25 декабрь көнне, Мансура Габделхак кызын һәм Гыйлаҗ Шәрәфи улын шундый күркәм юбилейлары белән котлап, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Галләмова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.Насыйбуллина юбилярларга шәл, түбәтәй һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар, ихлас теләкләрен юлладылар. Чын күңелдән юбилярларыбызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы һәм озын бәхет телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International