8 декабрь көнне Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова Лесхоз урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән хокукый ярдәм, киләчәккә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, дәрес-очрашуда катнашты.
Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, Татарстан Республикасында Гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, бүгенге көндәге эшчәнлек белән таныштылар.