Бүген, 8 декабрьдә, Ватан Герое көне һәм РФ Конституциясе көне алдыннан Ютазы районы ГХАТ бүлегенең теркәү залында тантаналы чара узды.
Чара Россия Армиясенең элекке хәрби хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасыннан башланды. Россия Федерациясе оборона министры боерыгы нигезендә бүләкләрне Раил һәм Рамил Сәлимҗановлар алды. Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Хәлитов Раил һәм Рамилгә «Хәрби батырлыклары өчен» медальләрен тапшырдылар. Район башлыгы Аяз Әдип улы әти-әниләренә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Чара барышында Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районындагы эчке эшләр бүлеге полиция начальнигы Айваз Зияров 14 яшькә җиткән яшь граңданнарга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырдылар.
- Кадерле яшьләр! Бүген сезнең өчен бик мөһим көн. Сез тормышыгыздагы иң төп документны – Россия Федерациясе гражданины паспортын аласыз, – дип сәламләде яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен Аяз Шәфигуллин. - Сез бөек Россиядә туу һәм яшәү бәхетенә ирештегез. Сез яңа хокуклар аласыз, ләкин алар белән бергә яңа бурычлар да. Бүген сезнең төп бурычыгыз – яхшы уку. Үз илебезгә булган мәхәббәт Россиянең чын гражданын аерып тора. Максатлар куегыз һәм аларга ышаныч белән барыгыз.