Балтач муниципаль районының 14 укучысы РФ Конституциясе көне алдыннан беренче паспортларын алды

2023 елның 8 декабре, җомга

2023 елның 8 декабрендә Балтач МР ГХАТ бүлегендә РФ Конституция көненә багышланган Рәсәй гражданы паспортын тапшыру тантанасы булып узды. 12 декабрьдә Рәсәйдә илнең Төп законы- Конституциясе көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне-30 ел элек - 1993 елда - Рәсәй Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе кабул ителде. Әлеге чараның максаты-яшьләргә патриотик тәрбия бирүне һәм паспорт алучы яшүсмерләрнең аңында «Рәсәй гражданы» төшенчәсенең әһәмиятен арттыру, аларның гражданлык позициясен формалаштыру һәм яшьтән үк илнең мөһим мәсьәләләренә җәлеп итү. Балаларга паспортларны Балтач районындагы «Бердәм Рәсәй» сәяси партиясенең башкарма секретаре Хәйруллин Айрат Фәрүк улы тапшырды. Үзенең котлавында ул:“ Рәсәй гражданы булу – бөек илнең бер өлеше, героик үткәннең варисы, бүгенге көндә актив катнашучы булу һәм киләчәкне булдыру, илебезнең үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешен кертү дип”- билгеләп үтте. Шуңа күрә бүгенге чара балалар өчен чыннан да истә калырлык бәйрәм булды дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International