2 декабрьдә Менделеевск районы ЗАГСында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр. Ивановаларның ирле – хатынлы Михаил Иванович һәм Людмила Владимировна алтын туйларын 50 ел бергә үткәрүләрен тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән Ивановларны ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева котлады. Шулай ук социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Мещерякова, шәһәрнең Мактаулы гражданы Любовь Сорокина, с.Гассар исемендәге мәдәният йорты ветераннары хоры җитәкчесе Клара Галләмова да аларга җылы котлаулар юллады. Тантана «Яшьләр» нең күңелгә үтеп керерлек биюе һәм истәлеккә фотога төшерү белән тәмамланды.