Теләче ГХАТ секторында ачык ишекләр көне

2023 елның 1 декабре, җомга

2023 елның 1 енче декабрь көнендә Теләче муниципаль районының ГХАТ секторында “Ачык ишекләр көне” билгеләп үтелде. Шушы уңайдан Теләче урта мәктәбенең 8 енче сыйныф укучылары ГХАТ секторы эшчәнлеге белән якыннан танышты.

ГХАТ секторы җитәкчесе Ә.Х. Тимерханова укучыларга архив китапларының сакланышы, электрон гаризалар бирү ысуллары белән таныштырды. Шулай ук укучылар белән гаиләдә әти-әни роле турында кызыклы мавыктыргыч әнгамә корылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International