Унбер айда Баулы ГХАТ бүлегендә 163 сабый теркәлде

2023 елның 3 декабре, якшәмбе

Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 16 сабый теркәлде: 6 малай һәм 10 кыз. Шуларның 4 се гаиләдә беренче бала, 2 – икенче, 2 - өченче, 1 - дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Булат, Данель, Ильназ, Радмир, Сулаймон, Эмин, Айдана, Алина, Амелия, Айлин, Александра, Ева, Раяна, Ульяна, Эстель, Ясмина дигән матур исемнәр бирделәр.

 Иң яшь анага ­­20 яшь һәм иң яшь әтигә ­­22 яшь, иң өлкән анага 41 һәм иң өлкән әтигә 66 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 7 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә һәм кияүгә 19 яшь, иң олы кияүгә һәм кәләшкә – 69 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International