Әгәр дә ир-ат ноябрьдә өйләнергә карар итә икән, аның хатыны тугры булачак. Хатын-кызлар өчен ноябрьдә кияүгә чыгу чын гаилә бәхетенә ирешүне аңлата. Ноябрьдә теркәлгән гашыйкларның мөнәсәбәтләре гомер буена җылы һәм хисле булырга вәгъдә итә. 2023 елның 10 ноябрендә соңгы көзге айның никахлашу тантанасы булды. Алексей һәм Ирина Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләреннән җылы котлаулар кабул итте.