2023 елның 11 ае өчен Буа муниципаль районында тууны дәүләт теркәве статистикасы

2023 елның 2 декабре, шимбә

2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге туу турында 149 таныклык бирде, шулардан 84 малай һәм 65 кыз тууы теркәлде. 48 гаиләдә беренче бала туган, 38 бала үз гаиләләрендә икенче, 35 бала өченче, 28 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк булган. Яңа туган малайлар өчен иң популяр исемнәр Самат, Кәрим, Марк, Раян, Мирон, Семен, Арсений, кызлар өчен Амелия, Самира, Мирослава, Алина, Зифа, Камилла, Милена, Азалия, Софья, Саида була. Сирәк исемнәр арасында Ева, Белла, Арина, Усман, Нурлан, Әлим, Наргиза, Сафина, Азалина, Хаят, Виталина, Багдад, Елисей, Ризван кебек исемнәрне билгеләп үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International