Биектау ЗАГС бүлегенең 150 нче гаилә пары

2023 елның 24 ноябре, җомга

Бүген, 24 ноябрьдә Биектау муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 150 нче никах теркәлде. Бу бәхетле парлар Руслан һәм Селби. Туганнары һәм якыннары алдында яшьләр «әйе» диделәр. ГХАТ белгечләре яңа өйләнешкәннәргә беренче гаилә документы – никахны теркәү турында таныклык тапшырдылар. Гаиләнең туган көне – ул тормыштагы иң матур һәм онытылмас көн. Аларның гаилә тормышы шатлык һәм бәхет белән тулы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International