20 ноябрь - Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көнне 1959 елда ассамблея бала хокукларын яклау буенча төп документларның берсе - Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Ә 1989 елда Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Россия Федерациясе Конвенцияне 1990 елда раслады.
23 ноябрьдәАпас үзәк китапханәсендә узган чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбулина, район прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, ЗАГС Бүлеге җитәкчесе һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.
Әлеге чарада Апас аграр көллияте студентлары Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көненең тарихы, килеп чыгышы, максатлары белән таныштылар. Белгечләр яшьләргә балалар хокуклары, бурычлары турында сөйләделәр, ярдәм чараларын аңлаттылар, киңәшләрн бирделәр. Студентлар үзләрен борчыган сорауларына җаваплар алдылар.
Чара эчкерсез сөйләшү рәвешендә, бик җанлы барды һәм файдалы булды.