Ана көне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә өч бала тууын теркәделәр. Бу бәхетле вакыйга Ильяс һәм Алсу, Константин һәм Светлана, Ардашер һәм Нажмия гаиләләрендә була. Бәхетле ата-аналар бәләкәчләргә Ясмина, Александра һәм Сулаймон дигән матур исемнәр бирделәр.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаиләләрне бик җылы котладылар һәм шундый матур көнне теркәлгән сабыйларның бәхетле һәм уңышлы үсәчәгенә ышаныч белдерделәр.