Шароновлар гаиләсендә зур шатлык

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Теләче районында яшәүче Владимир һәм Диләрә Шароновлар гаиләсендә 20енче ноябрь көнне, гаиләдә өченче бала булып, кыз бала дөньяга аваз сала. 3 кило 20 грамм авырлыкта туган сабыйга әти-әнисе Регина исеме бирәләр. Регина латин теленнән патшабикә буларак тәрҗемә ителә.

Теләче муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү скторы җитәкчесе Шароновлар гаиләсен котлап тантаналы шартларда туу таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Шароновлар гаиләсенә сабыйларын тигезлектә, иминлектә үстерүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International