Баулы гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Әниләр көне алдыннан Баулы районы ГХАТ бүлегендә Мухитовлар гаиләсе иң якын кешеләре – балалары, туганнары, хезмәттәшләре белән бергә тормыш корып яши башлауларының юбилеен билгеләп үтте.

Бер-берсен бер күз карашыннан аңлаган бәхетле парга сокланмый мөмкин түгел. Наил абый белән Рузалия бүгенге көндә балалары һәм оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.

Бу көнне юбилярлар Баулы районының Мактаулы гражданнары китабына кул куйдылар.

Алтын юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т. Мурсалимова, мәдәният йорты җитәкчесе Л.М.Сайфуллина котладылар. Мухитовлар гаиләсенә район Башлыгының Рәхмәт хаты, чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды.

Гөлия Кучербаева, Ленар Солтанов үзләренең матур җырлары белән бәйрәмне бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International