Галимовлар гаиләсеТүбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә алтын юбилейларын билгеләп үттеләр

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Алтын – ир белән хатын календаре буенча иң кыйммәтле һәм кадерле металлларның берсе. Бүген ирле-хатынлы Галимовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Мәхәббәт һәм татулыкта Рифгать Касыйм улы белән Әнисә Галиәхмәт кызы ике гаҗәеп ул тәрбияләделәр. Юбилярларның горурлыгы һәм шатлыгы – оныклары Ранил һәм Илина.

Рифгать Касыйм улы һәм Әнисә Галиәхмәт кызы – чын эшчеләр, аларның гомуми хезмәт стажы 80 елдан артык. Балалары һәм оныклары алдында юбилярларТүбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең Хөрмәт китабына кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International