Искиткеч бәйрәм алдыннан, Казан шәһәренең гаилә үзәгендә, табиблар династиясен хөрмәтләү

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Чарада гади табиблар гына түгел, ә ана булу бәхетен белергә ярдәм итүчеләр династиясе катнашты. Чөнки хатын-кызның иң югары бурычы - ана булу.

Медицина династиясе Нина Пузырёвадан башлана, ул кызына һәм оныгына медицинага мәхәббәт уята. Ул югары категорияле табиб-педиатр. Династиянең икенче буынын югары категорияле табиб Ирина Абдуллина дәвам итә. Ул Казан шәһәренең “М.Н.Садыйков ис. 7 нче ШКБ” хастаханәсенең акушерлык-физиология бүлеге мөдире. Династиянең өченче буын әгъзасы Алинә Гыйзетдинова, табиб акушер-гинеколог. Бу искиткеч гаиләнең гомуми медицина стажы 72 ел тәшкил итә.

Чарада Казан шәһәр Думасы депутаты Дарья Санникова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Елена Студеникина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International