Дуслар, Россиядә "Бөтен гаилә белән" дигән зур гаилә проекты старт алды. Проект Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына багышлана.
Проектта Россиянең теләсә кайсы гаиләсе катнаша ала. Әбиләрегезне, бабайларыгызны, апаларыгызны, абыйларыгызны, оныкларыгызны һәм оныкчыкларыгызны чакырыгыз. Гаиләгез никадәр зуррак булса, катнашу күңеллерәк һәм кызыклырак булачак.
Атнага бер тапкыр катнашучы гаиләләр гади биремнәр ала, аларны бөтен гаилә үтәргә тиеш. Мәсәлән, чыршыны киендерү, музейга бару, спорт белән шөгыльләнү яки кичке аш әзерләү. Иң мөһиме - бергә.
Бу эшне башкарганда, фотога төшәргә кирәк. Аннары фотоны Вконтакте яки Одноклассники битендә урнаштырырга. Мәҗбүри шарт проектның хештегын #всейсемьей кую.
Катнашу өчен гади, әмма мәҗбүри теркәлүне ВКонтакте һәм Одноклассники проект төркемнәрендә яки всейсемьей.рф сайтында узарга кирәк.
Бүләкләр ай саен уйнатылачак. Беренче нәтиҗәләр инде 27 декабрьдә!
Кушылыгыз! Әйдәгез күрсәтик, безнең республикада иң актив һәм тату гаиләләр!