Зәй муниципаль районында Гаилә бәйрәме үтте

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

14 декабрь көнне Зәй туган якны өйрәнү музеенда гаилә бәйрәме үткәрелгән иде. Бәйрәмгә юбилярлар Иванов Михаил Егор улы һәм Маргарита Алексей кызы, Колчерин Юрий Марс улы һәм Валентина Иван кызы, Самарцев Виктор Борис улы һәм Наталья Василий кызы, Мишаров Василий Павел улы һәм Зинаида Леонтий кызы, Габдуллин Фәрит Маһиян улы һәм Роза Раиф кызы гаиләләре чакылырган иде. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр. Юбилярлар Зәй районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International