Яшьләр эшләре министрлыгының грант конкурсы кысаларында Казан шәһәрендә «Яшь гаиләләр фестивале» үткәрелде. Биектау районыннан Инсаф һәм Ләйлә Зәбировлар гаиләсе фестиваль номинацияләренең берсендә «иң күпкырлы гаилә» дип танылды. Яшьләр агымдагы елның 30 мартында Биектау ЗАГС бүлегендә өйләнештеләр. Зәбировлар командасында Биектаудан яшь гаилә Габделхаевлар, Ралиф һәм Диләрә катнашты. Алар гаилә викторинасында икенче урынга лаек булды.