Бүген, беренче тапкыр, "Мин - Чаллы кешесе! Мин-граждан!" проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы легендар "КАМАЗ-мастер" командасының спорт үзәгендә узды.
Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Алексеевна Сәгыйдуллина һәм «КАМАЗ - АВТОСПОРТ» фәнни - производство предприятиесенең Тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары Айдар Раис улы Беляев 14 яшькә җиткән 22 балага тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар.
Чара ахырында барлык чакырылган кунаклар өчен легендар команда тарихы буенча кызыклы экскурсия оештырылды, ярышлар һәм җиңүләр дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт!
"КАМАЗ-мастер" командасы Җиңүнең көчен, чыдамлыгын һәм рухын символлаштыра, һәм яңа гражданнар үз тормышларында бу сыйфатлар белән илһамланыр дип өметләнәбез. Сез һәрберегез спорт геройлары кебек көчле һәм үз мөмкинлекләренә ышанычлы булсын!