Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге буенча 2023 елның 10 аенда тууны дәүләт теркәвенә алу йомгаклары билгеләнде. 32 бала туу теркәлгән: 19 малай, 13 кыз. Аларның 6 сы гаиләдә беренче, 8 сабый - икенче, тагын 12 сабый өченче булып туган, ә 6 бала гаиләдә дүртенче булып туган.
Ата-аналар яңа туган балаларын Зәйнәп, Хәдичә, Аиша, Аяз, Умар, Эмиль, Майя, Елизавета, Макар, Эмилина дигән матур исемнәр белән атадылар.
Без барлык гаиләләрне бәхетле вакыйга белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, тынычлык һәм яхшылык телибез!