Шушы көннәрдә Шәйхиевлар, Фәрит Нуретдин улы һәм Тәскирә Хәйдәр кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның никахлары 1973 елның ноябрендә Биектау районының Әлдермеш авыл Советында теркәлде. 50 ел –үзе бер гомер. Мондый озын һәм нык мөнәсәбәтләр белән бик аз кеше мактана ала. Хәзерге вакытта гаилә Калинино авылында яши. Ике кыз үстереп, биш оныкның уңышларына шатланып яшиләр. Гаиләне юбилее белән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе котлады.