Әлки районы Базарлы Матактан Фоат һәм Наилә Әхмәтовларның бергә гомер итүләренә – 60 ел

2023 елның 3 ноябре, җомга

Бриллиант туе ул – өйләнешеп, 60 ел бергә гомер итү. Бриллиант ул – ташлар арасында иң бәһалесе һәм кыйммәтлесе.

3 ноябрьдә Фоат һәм Наилә Әхмәтовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. 1963 елдан бергә алар. Икесе дә Камка авылыннан булган бу ике яшь йөрәкнең бер-берсенә карата булган хисләре исә моннан күп еллар элек – ерактагы 1961 елда бөреләнгән. Бүгенге көндә алар өчен иң кыйммәтле тормыш бүләге ул – гаилә. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да хезмәт сөючән, тәртипле булып үскәннәр, тормышта үз юлларын тапканнар, әти-әниләренә карата да алар игътибарлы, үзләрен хөрмәт итәләр. Бу көнне аларга карата бик күп котлаулар, җылы сүзләр әйтелде, теләкләр ирештерелде. Юбилярларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина да юбилярларга чын күңелдән хөрмәтен белдерде. Ул бәхетле бу парга тагын берничә тапкыр юбилей елларын билгеләп үтүне теләде. Аннары соңгы еллар гадәте буенча, әмма күп еллар элек булган язылышу тантанасын искә төшереп, Фоат абый һәм Наилә ападан Әлки районы гаилә парлары елъязмасының мактаулы китабына кулларын куюларын сорадылар. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов та Әхмәтовларның, милли гореф-гадәтләрне саклаучы, хөрмәт итүче, дус, бердәм гаилә үрнәге булуын билгеләп үтте.

Әхмәтовларны гаилә кыйммәтләрен һәм гадәтләрен саклаулары өчен рәхмәт белдереп, истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International