65 ел бергә яшәгән кешеләрне котлау һәм мәхәббәтнең барлык сынауларны җиңгәнен күрү бик дулкынландыра.
2023 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Печище авыл җирлегендә ирле-хатынлы Гаязовлар гаиләсе Борһан улы Мәхмүт һәм Гариф кызы Миңнеузогриның гаилә тормышының «тимер» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы булып узды.
65 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшәү-зур бәхет, юбилярларның гаилә тормышын искә алу үзенчәлекле бәйрәм. Аларның бергә яшәүләре хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Ир белән хатын үзләренең иң зур бәхете дип балаларын, оныкларын һәм оныкчыкларын саныйлар, балалары аларны хезмәттә һәм укуда уңышлары, шулай ук нык, дус гаиләләре белән сөендерәләр. Юбилярларның иңнәрендә озын, авыр, әмма бик бәхетле тормыш, алар бәхетле, хөрмәткә лаеклы кешеләр.
Бергә яшәүнең 65 еллыгы хөрмәтенә Гаязовларның исемнәре «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге башлыгы Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм тагын озак еллар бергә бәхетле гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлеге башлыгы Екатерина Рахматулина бүләк тапшырды һәм алар исемә бик күп җылы сүзләр яңгырады.