2023 елның 2 ноябреннән - 5 ноябренә кадәр уртак тормышның Алтын юбилеен бәйрәм итүче өч гаиләнең хөрмәтләу узды: бу Согориннар Геннадий Петрович һәм Светлана Павловна, Зарифуллиннар Илфан Марданович һәм Светлана Николаевна, шулай ук Федосеевлар Александр һәм Татьяна Михайловна.
50 ел берлектә яшәү, бәхетле ир һәм хатын булуы - барыбыз өчен гаилә үрнәге, һәр гаилә өчен матур максат һәм перспектива. Юбилярлар гади һәм шул ук вакытта гаилә тормышының бик мөһим сырлары белән уртаклашты. Һәр гаилә үз гореф-гадәтләре белән аерылып тора, әмма аларны берләштерә - бер-берсенә зур хөрмәт, кайгырту һәм игътибар булулары. ГХАТ хезмәткәрләре тарафыннан һәр парга мактаулы таныклыклар, истәлекле бүләкләр һәм иң җылы котлау сүзләре тапшырылды.