Сарман районында Зөбәрҗәт юбилярлар

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

7 ноябрь көнне, «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Фәнис һәм Нәзилә Миңнуллиннарны зөбәрҗәт туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International