Чүпрәле районында Җәләлдиновлар гаиләсен өлкәннәр көне уңаеннан Бриллиант туйлары белән котладылар

2023 елның 6 октябре, җомга

2023 елның 5 октябрендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең "Гаилә һәм демография үзәге" ОСП башлыгы Чулпан Илдарханова, ЗАГС бүлеге башлыгы Альбина Шәрәфетдинова Кече Чынлы авылыннан Җәләлдиновлар гаиләсенә килеп киттеләр, алар 60 ел буе мәхәббәт һәм татулыкта, бер - берсенә карата хөрмәтне һәм ышанычны саклап кала алдылар.

Гөлсирә апа Сәгыйт абый Кече Чынлы авылында туып үскәннәр. Монда аларның бөтен тормышы үткән. Алар колхозда эшләгәннәр. Сәгыйт абый тракторчы, Гөлсирә апа төрле эшләрдә эшләгән, чөгөдөр суктырган, колхозда пешекче булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International