Әлмәт шәһәре турында кызыклы фактлар

2023 елның 4 ноябре, шимбә

Әлмәт 70 еллык юбилеен бәйрәм итә. ГХАТ архивыннан кызыклы фактлар.

Әлмәт районы гражданнарының никахлашуы турындагы мәгълүматлар ЗАГС идарәсендә 1921 елдан бирле саклана.

Мәсәлән, 1921 елда 86 гаилә булдырылган - бу иң түбән күрсәткеч. Шуннан соң бу күрсәткеч арта бара һәм 1930 елда никахлашу турында 307 акт төзелә. Сугыш елларына карамастан, гаиләләр барлыкка килә һәм картина түбәндәгечә: 1940 ел 331, 1941 ел 324, 1942 ел 164, 1943 ел 178, 1944 ел 214, 1945 ел 253 никах турында акт.

Сугыштан соңгы елларда тормыш җайлана башлый һәм, әлбәттә, гаиләләр саны арта башлый. 1953 елда, Әлмәт шәһәр статусына кергәч, 1324 пар гаилә корган! Иң күп туй тантаналары 1993 елга туры килә 1410 пар мәхәббәт берлеге төзи. 2003 елда шәһәрнең 50 еллык юбилеена 44688 никах турында акт теркәлгән.

Ә менә шәһәрнең 70 еллык юбилеена 2023 елның 3 ноябренә Әлмәт шәһәрендә 74 604 никах турында акт теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International