Халык бердәмлеге көне алдыннан район мәдәният йортында никахлашуны тантаналы рәвештә теркәү узды. Халык традициясе буенча яшь парны чәк-чәк, каравай белән каршы алдылар.
Яшь парларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов котлады.
"Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете телим, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу һәм иминлек, тынычлык һәм тәртип хөкем итсен! Сабыйларның яңгыравыклы тавышлары шатлык китерсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен саклап калырга ярдәм итсен!", - дип, кунакларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте Сатдинов Данис Абдулхарис улы һәм истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды.