Бүген, 3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан, ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының яшь гражданнарына Россия Федерациясе паспортын тапшыру тантанасы узды. Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов балаларга яхшы теләкләр белән мөрәҗәгать итте, алар Россиянең тулы хокуклы гражданнары булуларын, Конституциядә язылган барлык хокукларга һәм бурычларга ия булулары белән тәбрикләде, уңышлар теләде. Тантаналы шартларда, Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм Россия Эчке эшләр бүлегенең Ютазы районындагы миграция пункты җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина 15 яшь ютазылыларга тормыштагы төп документ – Россия Федерациясе гражданы паспорты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук чарада катнашучы яшь гражданнарның әти-әниләре дә үз үгет-нәсихәтләрен бирде. Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең "Беренче хәрәкәт" җирле бүлеге җитәкчесе Светлана Шарпан балаларны мөһим вакыйга белән котлап, хәрәкәтнең эмблемасы төшкән паспорт тышлыкларын һәм значокларын тапшырды.