2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге туу турында 132 таныклык бирде, шуларның 74е малайлар һәм 58е кызлар тууы теркәлде. 43 гаиләдә беренче бала туган, 35 бала үз гаиләләрендә икенче, 30 бала өченче, 24 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк булып туган.
Яңа туган малайлар өчен иң популяр исемнәр Самат, Кәрим, Марк, Раян, Мирон, Семен, Арсений, кызлар өчен Амелия, Самира, Мирослава, Алина, Зифа, Камилла, Милена, Азалия, Софья була. Сирәк исемнәр арасында Ева, Белла, Арина, Усман, Нурлан, Әлим, Наргиза, Сафина, Азалина, Хаят, Виталина, Багдад, Елисей кебек исемнәрне билгеләп үтәргә мөмкин.