Баулы ГХАТ бүлегендә Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Ә 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә.

Бәйрәм көне алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә район Башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин 6 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырды. Яшь гражданнарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге җитәкчесе И.Г.Садовников, "Беренче хәрәкәт" җирле бүлеге рәисе С.Н. Фазлыева, "Яшь Гвардия" җирле оешмасы җитәкчесе Е. В. Галимова котладылар.

Яшьүсмерләрнең чарага әти-әниләре, әби-бабалары белән килүләре шатландыра. Чөнки бу - гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата. Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International