Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлегендә Камалов Самат һәм Эльза гаиләсендә беренче бала булып туган батырның тууы теркәлде. Ер егет 5 кг 120 грамм авырлыкта һәм 61 см озынлыкта дөньяга килә. Балага Нурлан дип матур исем кушалар, бу яңгыравык исем «балкып торган» дигәнне аңлата. Туу турында акт язмасына имза кую хокукы әтисенә бирелде. Бала туу турындагы таныклыкны тапшырганда, көндәлек мәшәкатьләрдә балаларыбызның безгә карауларын һәм ата-аналар үрнәгендә өйрәнүләрен истә тоту мөһим дип билгеләнде. Яшь гаиләгә үзара аңлашу һәм озын гомер, ә балага яратучан ата-аналар һәм сәламәтлек телибез.