26 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда 15 бала беренче тапкыр Россия Федерациясе гражданы паспортын алды. Аларга ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Зиннур кызы Фәсхетдинова котлады. Паспорт белән бергә Чаллы халкына РФ Конституциясе басмасы тапшырыла.