2023 елның 20 октябрендә Питрәчнең 2нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары өчен ЗАГС бүлегендә «Гаилә белеме» курсының «Гаилә һәм никах» темасына дәрес үткәрелде. ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйсән Фадеева ЗАГС органнарының кеше тормышындагы роле турында сөйләде. Мәктәп укучыларына никахлашу тәртибен һәм дәүләт теркәве шартларын җайга салучы гаилә законнары нормалары аңлатылды, «никах», «кияү», «кәләш» сүзләренең килеп чыгышы, марш Мендельсонның барлыкка килүе турында сөйләнелде. Ахырда дәрес темасына ситуацияле мәсьәләләр хәл ителде.