Күпләр фикеренчә, балаларны тәрбияләү - бик мәшәкатьле эш. Вакыт үзенә калмаячак диярлек. Әмма дөньяның әйдәп баручы югары уку йортларының социологик сораштырулары күп балалы гаиләләрнең иң бәхетле булуын дәлилли. Мондый гаиләләрдә балалар һәм ата-аналар җылы мөнәсәбәтләрдә булалар, бер-берсе турында кайгырталар һәм күңелсезлекләргә зарланмыйлар.
17 октябрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә күп балалы гаиләдә бала тууы теркәлде.
Тәтеш районының Кляшево авылында яшәүче Илнур белән Рүзиләдә 2023 елның 9 октябрендә уллары туган, бу - аларның гаиләсендә дүртенче бала, бәләкәй - баһадирга Имил дип исем кушканнар. Казан шәһәрендә 4 кг 670 гр авырлыгында туган, буе 57 см. Өлкән абыйлары шундый өстәүгә бик шат. Әти-әниләребезне улыбыз туу белән котлыйбыз, бәхет һәм иминлек телибез, гаиләдә барлык балалар да сәламәт һәм бәхетле булсын!