2023 елның 4 декабрендә Алексеевск районында ГХАТ бүлегенең алып баручы белгече Мирзагалиева Чулпан Нияз кызы, «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресендә, Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен гаилә белеме буенча дәрес үткәрде.
Укучылар ЗАГС органы төшенчәсе, эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар, аннары һәр кешенең тормышында гаиләнең кирәклеге һәм мөһимлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук укучылар белән мини-викторина үткәрелде. Алексеевск районы ГХАТ бүлегеннән балаларга әлеге дәрестә актив катнашкан өчен грамота тапшырылды.