Быел Татарстанда бишенче тапкыр уздырыла торган "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе ярдәме белән Мамадыш парклары тагын да яшелрәк булачак. Бу атнада Мамадыш районы башкарма комитеты белгечләре бу матур акциягә бик теләп кушылдылар. "Яшелләндерүчеләр" составында Мамадыш районының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова да бар иде.
Татар усагы, европа чыршысы һәм миләш үсентеләрен Татарстанның атказанган урманчысы Александр Арсентьев исемендәге паркта утырттылар. Шулай ук район урман хуҗалыгының тәҗрибәле белгечләре җитәкчелегендә өмәдә катнашучылар Җиңү урамындагы тау итәгенә чыршылар утырттылар.