14 октябрь – иң танылган туй көенең туган көне-Мендельсон маршы

2023 елның 14 октябре, шимбә

Бу көйнең туган көне алдыннан Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә ун пар үз гаилә берлеген төзегән. Мендельсон маршы никахны теркәү тантанасының аерылгысыз өлеше.

Аның авторы Феликс Мендельсон кыска гына, нибары 38 ел яшәгән, әмма үзе турында яхшы истәлек калдырган. Марш чын популярлык 1858 елның 25 гыйнварында Англия принцессасы Виктория һәм Пруссия кронпринцы Фридрих III туйларында яңгырагач ала.

Бүген барлык никахлашу сарайларында яшь пар Мендельсон маршы тавышына тантаналы теркәлү залына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International