Теләче районының яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы

2023 елның 1 декабре, җомга

Беренче шәхес билгеләү таныклыгын Россиядә 18 гасырда төгәлрәге 1721 елда төп яшәү урынныарын вакытлыча калдырып торучы крестьяннарга Петр-1 кертә. 19 гасыр ахырында паспортлар хэзерге паспортларга охшаш төсмер ала. 1918 елда паспорт системасы юкка чыгарыла.

1932 елнын 27 декабрендә шәһәр җирлекләрендә яшәүчеләргә паспортларны кире кайтаралар.

Бүген 1 енче декабрь «Бердэм Россия» ботенроссия политик партия туган көнендә Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү секторында, Теләче район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Накипович катнашында, районыбыз яшьүсмерләренә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.

Укучыларга Россия Федерациясе гражданы паспорты белән бергә Теләче муниципаль районы балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте “Движение первых” – “Алдынгылар хәрәкәте”, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International